Хәзерге вакытта юлның нинди материалдан төзеләчәге, план буенча эшләрне бу елның төзелеш сезоны ахырына кадәр тәмамлау планлаштырыла.
Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев бүген шәһәр хакимиятендә узган матбугат конференциясендә хәбәр иткәнчә, юл М7дән «Молодежное» зираты ягына яңа участокларга таба сузылачак. Шулай ук яңа машина кую урыннары да барлыкка киләчәк.
Спикер билгеләп үткәнчә, шәһәр зиратларында көн саен җыештыру эшләре бара, чүп-чар «Гринта» төбәк операторы тарафыннан даими рәвештә чыгарыла. Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары җирләү урыннарына юлны чикләү мәҗбүри чара булганлыгын ассызыклап үтте: «Зур православие бәйрәмнәре көннәрендә зиратка күп кешеләр килә, ул көннәрдә юлны чикләү оештырыла. Без моны транспорт коллапсын булдырмас өчен эшлибез».
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 30 июнь 2022, 14:03