Бөек Ватан сугышы ветераны Лотфулла Габдулла улы Миңнехуҗин 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Россия Президенты Владимир Путин, Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән һәм шәхсән үз исеменнән юбилярга Комсомол районы хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидәрис Хәбибуллин котлау һәм бүләкләр тапшырды.
Лотфулла Габдулла улы ТАССРның Ворошилов районы Сөлек авылында туа. Урта мәктәпнең 7 сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында «Уңыш» колхозында төрле эшләрдә хезмәт куя. 1955 елда өйләнә. Лаеклы ялга чыкканчы Омск өлкәсенең Сөлекте шәһәре шахтасында эшли. 1993 елда Яр Чаллыга күчеп килә.
Тормыш иптәше белән биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Ветеранның 12 оныгы һәм 15 оныкчыгы бар.
Лотфулла Габдулла улы «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен», «Хезмәт ветераны» медальләре белән бүләкләнгән, «Атказанган шахтер» мактаулы исеменә лаек бар.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 21 июнь 2022, 15:31