Пәнҗешәмбе, 10 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Урам мультфильмнары фестивале – мультипликация өлкәсендә сәләтле затлар эзләү буенча конкурс. Катнашучыларның эшләрен "Союзмультфильм" киностудиясе режиссерлары һәм рәссамнары, Бөтенроссия дәүләт кинематография институтының мультимедиа һәм анимация факультеты мөгаллимнәре бәяли. Проектның максаты: смартфоннарның уеннар һәм социаль челтәрләр өчен генә кирәк булуын кире кагу, аны иҗат инструменты буларак бәяләү.

Урам мультфильмнары фестиваленә гаризалар 1 июньдә кабул ителә башлады. Чарада 4 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар катнаша ала.

 «Узган, 2021 елда, урам мультфильмнары фестивалендә алты илдән 800 яшь аниматор катнашты. Финансланмаган һәм рекламага бер сум да тотылмаган коммерцияле булмаган проект өчен бу бик зур уңыш. Фестиваль илдә балалар мультипликациясе яңадан торгызылуын раслады. Бу фестиваль елын без әкиятләргә һәм могҗизаларга багышлыйбыз», - дип билгеләп үтә проектның авторы һәм җитәкчесе Анна Ленкова.

Конкурста катнашучылар теләсә кайсы техникада, теләсә нинди кул астындагы материаллардан, төрле темаларга, сәнгать, дуслар, гаилә, спорт, туган як мәдәнияте, җәйге каникуллар, анимация картиналарын ясаячаклар.  

Конкурска 2021 елдан да иртәрәк ясалмаган һәм 2022 елның 31 августына кадәр ачык чыганакларда бастырылган эшләрне тәкъдим итергә мөмкин. Катнашучыларга мондый эшләрне проект сайтында форма аша, исемен, яшен, илен һәм шәһәрен күрсәтеп җибәрергә кирәк.

31 октябрьдә жюри конкурска йомгак ясаячак. Фестивальдә җиңүчеләр электрон дипломнар һәм «Союзмультфильм» киностудиясеннән анимация курсы белән бүләкләнәчәк.

Катнашу кагыйдәләре турында тулырак мәгълүматны проект сайтында яки ВКонтакте Фестиваль төркемендә белергә мөмкин. 

Җомга, 17 июнь 2022, 16:03