Пәнҗешәмбе, 10 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәрдә барлыгы 119 ишегалды территориясендә реконструкция узачак. Күп кенә ишегалларында эшләр бара инде – яңа юллар җәелә, яктырту объектлары урнаштырыла, машина кую урыннары билгеләнә. 9 ишегалдында юл эшләре тәмамланган.

Хәзер 32/09 йорты янында эшләр алып барыла. Йортта яшәүчеләр «Автомобиль юллары предприятиесе» МУП хезмәткәрләренә эшләре өчен рәхмәтләрен белдерәләр. Әйтик, 32/09 йортында яшәүче Валентина Деревенских реконструкциянең күптән кирәк булуын билгеләп үтте: «Ишегалды уңай якка үзгәрде. Караңгы иде, мәйданчык бик тар иде, хәзер исә ишегалдыбыз бик якты. Эшчеләр иртән дә, яңгырда да, хәтта боз яуганда да эшли».

«Автомобиль юллары предприятиесе» МУП директоры Марат Анисимов хәбәр иткәнчә, бу йортта халык белән проектны килештерү кисәтүләрсез узды диярлек, ремонт эш режимында бара. «Монда машиналар урыны, юлы киңәйтелде, тротуарлар, тышкы яктырту челтәрләре яңартылды, урам җиһазлары урнаштырылды. Моннан тыш, спорт һәм балалар өчен җиһазлар барлыкка киләчәк. Иртәгә-берсекөнгә асфальт җәю башланачак. Бу эшләр турыдан-туры һава шартларына бәйле».

Ул билгеләп үткәнчә, Яр Чаллыда «Безнең ишегалды» программасын үтәү проценты республикада иң югарылардан санала, мәсәлән, юл эшләре 35%ка үтәлгән, урамнарны яктырту буенча әзерлек 37%ка җитә. 

Җомга, 10 июнь 2022, 14:10