Пәнҗешәмбе, 10 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Хәҗәр Мөҗип кызы Заһитова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Хәҗәр Мөҗип кызы Мамадыш районының Акчишмә авылында туа. Мәктәптә укый һәм 10 сыйныф тәмамлый. 1944 елда Мамадыш шәһәрендәге педагогика училищесына укырга керә. Училищены тәмамлаганнан соң Мамадыш районы авылларында башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли. 1953 елда кияүгә чыга, ире белән биш бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзер ветеранның сигез оныгы, 17 оныкчыгы бар.  

Яр Чаллыга 2016 елда күченә.

«1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәте өчен» медале, II дәрәҗә «Ана даны» ордены һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Хезмәт ветераны.

Юбилярны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Автозавод районы хакимияте башлыгы Винер Харисов котлады. Котлауларга «Радуга» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Флүрә Вафина да кушылды.

Сишәмбе, 7 июнь 2022, 09:30