Чәршәмбе, 9 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллыда 9 һәм 11 сыйныф укучылары өчен «Соңгы кыңгырау» бәйрәме уза. 41 нче мәктәптә узган бәйрәмдә Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов та булды. Мәктәп үзенең беренче чыгарылышлары – 48 унберенче сыйныф укучысы белән хушлаша.

«Гаҗәеп мәктәп еллары артта калды, алда – сынаулар, аларны намус белән үтәргә кирәк. Әмма әлеге беркайчан да кабатланмас якты мизгелләрне истә калдырырга вакыт бар әле. Мәктәп чоры – ныклы дуслык, беренче мөһим җиңүләр һәм уңышлар чоры. Шушы 11 ел уку дәверендә сез күп нәрсәгә өйрәндегез, алдагы тормышыгызда кирәк булачак күнекмәләр һәм белемнәр тупладыгыз», – дип теләде Фәрид Салахов.

Шулай ук Фәрид Салахов укучыларның югары казанышларын да билгеләп үтте. Шулай итеп, Карина Идрисова, Мәдинә Исламова, Ярослав Косарев, Ольга Просвирнина урта гомуми белем дәрәҗәсендә өйрәнелгән барлык уку предметлары буенча «бишле» билгесенә ия һәм «Укудагы аерым уңышлары өчен» медале белән бүләкләнүгә дәгъва итүчеләр булып торалар.

«Нибары биш ел элек кенә төзелгән мәктәбегез – бүген иң алдынгыларның берсе. Олимпиадаларда шәһәр һәм республика этаплары нәтиҗәләре буенча лаеклы нәтиҗәләр бар. Боларның барысында да сезнең укытучыларыгызның казанышы бар. Мин аларга аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәм», - дип ассызыклады Башкарма комитет җитәкчесе.

Котлау сүзе белән мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин да чыгыш ясады. Әйтергә кирәк, ул 41 нче мәктәпнең беренче директоры иде.

«Чыгарылыш укучылары лаеклы, яхшы нәтиҗәләр белән мәктәпне тәмамлыйлар. Формалаштыру этабын узган укытучыларга рәхмәт сузләрен җиткерәсе килә. Укытучыларның сүзенә колак салган, мәктәп белән бер юнәлештә атлаган ата-аналарга рәхмәт. Балаларга дөрес юл сайлауларын телисем килә. Нинди генә һөнәр сайласагыз да, әйбәт кешеләр, ышанычлы дуслар, яхшы ата-аналар, тәртипле балалар булып калыгыз», - диде ул.

Бүген Яр Чаллыда 11 нче сыйныфны тәмамлаучы 2 меңнән артык укучы һәм 9 нчы сыйныфны тәмамлаучы биш меңнән артык укучы өчен соңгы кыңгырау чыңлаячак.

Сишәмбе, 24 май 2022, 12:34