Бу ялларда, 21-22 майда, Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан «Идел буе Болгары юллары» бишенче юбилей автойөреше узачак. Ул Яр Чаллы – Биләр – Болгар – Казан Кремле – Раифа монастыре – Зөя – Иннополис – Алабуга – Яр Чаллы маршруты буенча узачак.
Анда Оборона министрлыгы, көч структуралары, хокук саклау органнары ветераннары, хезмәт ветераннары, кадет мәктәпләре укучылары, яшь армиячеләр, суворовчылар катнашачак.
Автойөрешне Яр Чаллы шәһәре Сәүдә-сәнәгать палатасының Хәрби комитеты һәм Республика ветераннар берлеге оештыра.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 19 май 2022, 11:20