Чәршәмбе, 9 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор 16 майдан 27 майга кадәр талпан йогышын профилактикалау мәсьәләләре буенча "кайнар линия" үткәрә.

Чаллылыларэш көннәрендә 9:00дән 18:00гә кадәр 8(843) 238 53 68; 8(843) 238 21 74 телефоннары аша шалтырата алалар. Шулай ук 8 800 555 49 43 телефоны буенча  Роспотребнадзор Бердәм консультация үзәгенә тәүлек буе мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Ведомствода быел талпаннар тешләү аркасында республиканың 955 кешесе хастаханәләргә мөрәҗәгать итте дип билгеләп үттеләр. Бу 2021 елның шул ук чоры белән чагыштырганда өч тапкырга күбрәк. Кешеләрдән алынган 44 талпанның йогышлы авыру күчерүче булуы ачыкланган.

Чәршәмбе, 18 май 2022, 14:24