Чәршәмбе, 9 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

РФ Президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераннары Закирә Хәйдәр кызы Шәйхетдинова, Фоадия Галәви кызы Садеева котлаулар кабул иттеләр. Ветераннарны Үзәк районы хакимияте вәкилләре, «Үзәк» идарәче компаниясе директоры Салават Ситдыйков, «Ремжилстрой» идарәче компаниясе вәкиле, шулай ук ТИҮ рәисе котлады.

Азнакай районы Ишкәй авылында туган Закирә Хәйдәр кызы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бөек Ватан сугышы елларында туган авылы колхозында эшли. 1948 елда кияүгә чыга. 1969 елдан лаеклы ялга чыкканчыга кадәр Бөгелмә шәһәрендә җәнлек совхозында эшли. 1989 елда Яр Чаллы шәһәренә даими яшәү урынына күчеп килә.

Закирә Хәйдәр кызы 3 бала тәрбияләп үстергән, 6 оныгы һәм 8 оныкчыгы бар.

«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Биектау районының Олы Көек авылында туган Фоадия Галәви кызы 90 яшьлек юбилеен  билгеләп үтә. Бөек Ватан сугышы елларында туган авылы колхозында эшли. 1950 елда гаиләсе белән Амур өлкәсе Райчихинск шәһәренә күчеп китә, анда төзелеш отрядында эшли. 1953 елда гаиләсе белән Свердловск өлкәсенең Волчанск шәһәренә күчеп китә, анда төзелеш отрядында эшли. 1959 елда гаиләсе белән Казан шәһәренә күчеп китә, анда бетон заводында эшли. 1971 елда гаиләсе белән Яр Чаллы шәһәренә даими яшәү урынына күчеп килә, лаеклы ялга чыкканчы «КамаАвтоЦентр» ҖЧҖдә вахтер булып эшли.

Фоадия Галәви кызы 2 бала тәрбияләп үстергән, 3 оныгы, 3 оныкчыгы һәм хәтта оныгының бер баласы бар.

«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Дүшәмбе, 16 май 2022, 16:43