Чәршәмбе, 9 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Укучының мәдәни көндәлеге» – Республика мәдәни-белем бирү проекты 2014 елда старт алды. Проектны Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә ТР Мәдәният министрлыгы оештыра. Уку елы дәвамында укучылар сыйныфташлары яки әти-әниләре белән үз шәһәрләрендәге, Татарстанның һәм Россиянең башка төбәкләрендәге мәдәният учреждениеләренә, тарихи урыннарына бардылар.

2021/2022 уку елында «Укучының мәдәни көндәлеге» брошюрасы шәһәрнең гомуми белем бирү учреждениеләренең 1 сыйныф укучыларына тапшырылды. Беренче сыйныф укучылары мәдәни көндәлек битләрен матур итеп бизәделәр, биремнәрне үтәделәр, сорауларга җавап бирделәр, фоторәсемнәр уранштырдылар, рәсемнәр ясадылар, укылган китаплары турында, музей һәм театрларга, киноларга, концертларга һәм спектакльләргә барулары турында үз фикерләрен тасвирладылар.

2-4 нче сыйныф укучылары аеруча истә калырлык мәдәни чара турында буш тематикага презентация, фото яки видео материаллар кулланып, эссе язып иҗади эшләр конкурсында катнаштылар.  

Май аенда тутырылган көндәлекләр һәм иҗади эшләр мәктәп укучылары арасында үткәрелгән шәһәр конкурсында «Укучының иң яхшы мәдәни көндәлеге» номинациясендә ярыштылар. Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе, мәдәният идарәсе белгечләреннән торган жюри әгъзалары проект җиңүчеләрен билгеләделәр.

Дүшәмбе, 16 май 2022, 14:23