Татарстан Республикасы ДОСААФ мәйданчыгында эшче яшьләр арасында автомобиль ярышлары узды. Чара Яр Чаллы шәһәре предприятиеләре һәм оешмаларының яшьләр советы, «Заман» яшьләр үзәге, Татарстан Республикасы ДОСААФ, Яр Чаллы шәһәренең ЮХИДИ бүлеге, «Яр Чаллы шәһәрендә юл хәрәкәте иминлеге» профилактика бүлеге, яшьләр белән эшләү идарәсе, «Единая Россия» Яр Чаллы бүлекчәсе тарафыннан оештырылган.
Шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары командалары үз көчләрен сынап карый алдылар.
Ярышларда 16 команда катнашты. Алар арасында «КАМАЗ» ААҖ, Түбән Кама ГЭСы, «Челны-Бройлер», С.П. Титов исемендәге Яр Чаллы катыргы-кәгазь клмбинаты, «Эксперт Гарант», «РИАТ»; «Ремдизель» АҖ кебек компанияләр һәм предприятиеләр хезмәткәрләре.
Автомобиль ярышларында катнашучыларга өч этапта үз күнекмәләрен һәм осталыкларын күрсәтергә туры килде: "тиз маневрлау", "юл йөрү кагыйдәләрен белү" һәм "бирелгән темага автомобильне җиһазландыру".
Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүче исеменә «Ремдизель» АҖ командасы лаек булды. 2 урында – «КАМАЗ» ААҖның Кою заводы командасы. Өченче урында – «Автосправочная» Автомобиль порталы. «Бала – төп пассажир» темасына автомобильне җиһазландыру буенча иҗади конкурста җиңүчеләр – «КАМАЗэнергоремонт» командасы.
Шәхси зачетта «Эл йөрү кагыйдәләрен белү» этабында «Эксперт Гарант»тан Таисия Кириллова 1 урынны яулады. «Тиз маневрлау» этабында 1 урынны «КАМАЗ» ААҖның Кою заводыннан Илнар Йосыпов алды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 16 май 2022, 11:24