Чәршәмбе, 9 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Җиңү паркында «Җир планетасы безнең кулларда» дип исемләнгән асфальтка рәсем ясау конкурсы узды. Быел конкурс халыкара климатны саклау көненә багышланган иде. Чараны «4 нче балалар экология-биология үзәге» һәм «Түбән Кама» милли паркы оештырды. 

Конкурста шәһәрнең 27 белем бирү оешмасыннан командалар катнашты №№:1, 3, 6, 8, 9, 11, 13, 15, 18, 26, 35, 37, 38, 39, 41, 45, 50, 51, 53, 55, 56, 57, 58, 67, 69, 88, «Калкан» кадет мәктәбе, «Ышаныч» халыкка комлекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге.

1 урынны 35 нче мәктәп яулады, икенче урында – 6 нчы, 37 нче мәктәпләр һәм Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 88 нче башлангыч мәктәбе, өченче урында – №9, №15, №56, №58 мәктәпләр.

Барлык командаларга да мәгариф идарәсеннән дипломнар һәм «Түбән Кама» милли паркыннан истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Дүшәмбе, 16 май 2022, 09:39