«Яр Чаллы» спорт комплексында Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү оешмалары укучылары арасында Бөтенроссия җәйге ГТО Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы Фестиваленең региональ финалы тәмамланды. Ярышларда республиканың һөнәри белем бирү учреждениеләреннән 38 команда катнашты. Командалар 16 яшьтән һәм аннан өлкәнрәк булган дүрт спортчыдан (2 егет, 2 кыз) формалашты. Ике көн нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр һәм призерлар: 1 урында – «Әлмәт политехника көллияте»; 2 урында – «Казан педагогика көллияте», 3 урында – «Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте».
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 16 май 2022, 09:29