Сишәмбе, 8 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Мэриядә хезмәтне саклау буенча семинар узды. Чара Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган.

Семинар эшендә шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары катнашты. Докладлар белән прокурор ярдәмчесе Роман Коренков, «Промэксперт» ҖЧҖ директоры Алсу Кыямова һәм шәһәр Башкарма комитетының халык иминлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы Рәүф Мингалиев чыгыш ясадылар.

Киңәшмә барышында җитештерү травматизмы, хезмәтне саклау буенча яңа кагыйдәләр, хезмәтне саклау таләпләрен чираттан тыш тикшерү, хезмәт шартларын махсус бәяләү турындагы законнардагы үзгәрешләр һ.б.темалар яктыртылды.

Шулай ук чарада Яр Чаллы хезмәт коллективлары арасында 2021 ел өчен хезмәтне саклау буенча смотр-конкурска йомгак ясалды. Җиңүчеләргә һәм призерларга дипломнар тапшырылды.

Җитештерү өлкәсе оешмалары арасында хезмәтне саклау өлкәсендә иң яхшы оешма номинациясендә «Домкор Индустрия» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җиңде.

Сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәтне саклау өлкәсендә иң яхшы оешма номинациясендә 1 урынны Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе яулады; 2 урында – 3 нче балалар шәһәр поликлиникасы; 3 урында – 1 стоматология поликлиникасы.

Мәгариф өлкәсендә хезмәтне саклау өлкәсендә иң яхшы оешмалар: 11 нче олимпия резервы спорт мәктәбе (1 урын); 39 нчы урта гомуми белем мәктәбе (2 урын); 26 нчы гимназия (3 урын); 5 нче урта гомуми белем мәктәбе (4 урын).

Җитештерү өлкәсенә карамаган оешмалар арасында хезмәтне саклау өлкәсендә иң яхшы оешма номинациясендә:1 урында – Яр Чаллы картлар һәм инвалидлар өчен интернат йорты; 2 урында – «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют.


Җомга, 29 апрель 2022, 13:40