Сишәмбе, 8 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

28 апрельдә 15:00 сәгатьтән 17: 00 сәгатькә кадәр 1 нче шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат йорты базасында яшь армиячеләр өчен «РосКвиз» хәрби-патриотик чара узачак.

Чараны оештыручылар – «Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге» өстәмә белем бирү дәүләт бюджет учреждениесе.

«РосКвиз» #МЫВМЕСТЕ  фестивале кысаларында актив гражданлык позициясен формалаштыру, патриотик аң һәм гражданлык инициативасының яңа формаларын булдыру, белем бирү оешмаларында укучыларны хәрби дан көннәренә һәм Ватан тарихындагы истәлекле даталарга багышланган чараларда катнашырга җәлеп итү максатыннан үткәрелә.

Хәрби-патриотик «Росквиз»да Яр Чаллы шәһәренең белем бирү оешмаларыннан 30 кеше (6 команда – 5әр кеше) катнашачак.

Уен Россия Федерациясенең үткәне һәм мәдәни мирасы белән бәйле булган 5 тематик раундтан тора.

«РосКвиз» җиңүчеләре оештыручылардан дипломнар һәм бүләкләр алачак. 

Чәршәмбе, 27 апрель 2022, 15:39