Татарстанда беренче тапкыр 26 апрельдә 08:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр өлкән буын гражданнары арасында финанс грамоталылыгы буенча республика олимпиадасы үткәрелә.
Олимпиаданы компьютер яки ноутбук, шулай ук https://forms.yandex.ru/u/622b934de93164a223684208/ сылтамасы буенча смартфон аша үтеп була.
Россия Пенсионерлар берлегенең Яр Чаллы шәһәре бүлеге финанс олимпиадасына компьютер классында тоташтыру оештырды. Өченче буын университетының 20 студенты финанс грамоталылыгы буенча үз белемнәрен тикшерделәр.
Элегрәк студентлар Россия банкы үткәргән онлайн курста уңышлы гына шөгыльләнгәннәр иде.
Яр Чаллы шәһәрендә Россия Пенсионерлар берлеге рәисе, депутат Эдуард Фәттахов «Финанс грамоталылыгы» курсын үзләштерүдә яхшы уңышларны билгеләп үтте һәм олимпиадада катнашучыларга уңышлар теләде.
Киләсе уку елында цифрлы белемнәрне үзләштерергә теләгән өлкән буын чаллылыларга инде хәзер үк Өченче буын университетына гариза бирергә кирәк. Гаризалар Пенсия фондының 7/20 һәм 32/17 адреслары буенча клиентлар хезмәтләре вахталарында кабул ителә.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 26 апрель 2022, 14:22