Яр Чаллы – гаҗәеп шәһәр, аның тарихында төрле чорлар үз эзләрен калдырган. Бүген шәһәребез – эре сәнәгать үзәге, ә кайчандыр ул сәүдә бөлән шөгыльләнүче авыл иде. Яр Чаллы гидростроительләр шәһәре буларак танылган вакыт аралыгы да булды.
6 май көнне 15:00 сәгатьтә Гидростроительләр поселогының тарихи урыннары буенча квест-уен элементлары белән велосипедта сәяхәт оештырылачак. Очрашу урыны: Габдулла Тукай исемендәге Яр буе («Тәүбә» мәчете).
Тайминг – 60 минут.
Төркемнең гомуми саны – 25 кешедән дә артык түгел.
Барлык теләүчеләр үз велосипедлары белән чакырыла. Башлангыч сыйныф укучылары өлкәннәр белән бергә катнашырга тиеш.
Язылу 8 (8552) 71-39-81 телефоны буенча алып барыла.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 26 апрель 2022, 10:02