Якшәмбе, 8 июнь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Һава шартлары талпаннарның зур активлыгын билгеләде. Бүлеп бирелгән республика субвенцияләре һәм шәһәр парклары һәм скверларының расланган мәйданнары кысаларында тычкансыман кимерүчеләргә каршы дератизация һәм территорияләрне талпаннарга каршы акарицидлы эшкәртү эшләре башланырга тиеш. Чаралар үткәрүнең нәтиҗәлелеген тикшерү Яр Чаллы шәһәренең Гигиена һәм эпидемиология үзәгенә йөкләнгән», - дип хәбәр итте Роспотребнадзор идарәсенең Яр Чаллы территориаль бүлеге җитәкчесе Илгизәр Бариев.

Ул билгеләп үткәнчә, кар күп һәм кыш йомшак булу сәбәпле, тычкансыман кимерүчеләр зур нәсел биргән. «Талпаннарга каршы эш алып барылганчы, тычкансыман кимерүчеләргә каршы дератизация үткәрергә кирәк булачак», - дип аңлатты ул һәм лаборатория тикшеренүләренең талпаннарның активлыгын раславын билгеләп үтте.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев җәмәгать киңлекләрен эшкәртүне кичекмәстән башкарырга кирәклеген ассызыклады, чөнки алда күп санлы шәһәр халкы катнашында май бәйрәмнәре көтә.

«Ял көннәрендә 1 майны бәйрәм итү белән бәйле чаралар башланачак. Аннары 9 майга күчәбез. Җылы чор башлана, шәһәрдәшләрнең күп өлеше паркларга, скверларга, яр буйларына йөрергә чыгачак. Шуңа күрә барлык кирәкле эшләрне бу атнада үткәрергә кирәк», - диде ул, коллегаларына мөрәҗәгать итеп. 

Дүшәмбе, 25 апрель 2022, 10:33