Кече, урта һәм эре бизнес белән очрашу урыны буларак КФУның инжиниринг үзәге билгеләнде. "Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү" илкүләм проекты кысаларында узган чарада Владимир, Киров, Түбән Новгород өлкәләре, Удмуртия, Башкортостан, Чувашия Республикалары, Казан, Әлмәт, Түбән Кама шәһәрләреннән 120дән артык предприятие катнашты. Алар арасында «Казан вертолет заводы», «КАМАЗ», «Татнефть», «ТАГРАС», «РИАТ», «Автомобильный концерн», «РариТЭК», «Камминз кама» һәм башка компанияләр. Очрашуда барлыгы 200 кеше катнашты.
Наил Мәһдиев чарада катнашучыларга видеомөрәҗәгать юллады: «Тәэмин итүче көне кебек чараларны кулланырга кирәк – бу бик яхшы мөмкинлек. Кече, урта һәм эре бизнес импортны алмаштыру өлешендә эре предприятиеләргә, җитештерү чылбыры барлыкка килсен өчен, өстәмә бәя шәһәр чикләрендә формалашсын өчен, үз хезмәтләрен этаплап тәкъдим итә ала. Әйтик, кайбер кече предприятиеләр өчен «КАМАЗ»ның 5-10 млн сумлык заказы – шактый зур заказ. Мондый тәҗрибә инде кулланыла, һәм мин ышанам ки, Тәэмин итүче көне ярдәме белән без тагын да масштаблырак дәрәҗәгә чыгачакбыз», – дип билгеләде мэр.
Чарада Татарстан Республикасының Машина төзелеше кластеры Идарәсе рәисе Сергей Майоров, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова катнашты.
Катнашучыларны Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова сәламләде һәм республика маркетинг үзәге мәйданчыгында эшмәкәрләргә ярдәм күрсәтү турында билгеләп үтте. «Җитештерүчеләр һәм чит илдә җитештерелгән продукцияне аналогларга алыштырырга теләүчеләр бу ресурста очраша. Ике яктан да 100 меңнән артык предприятие үз позицияләрен тәкъдим иткән. Бу эш шулай ук үз нәтиҗәләрен бирә».
Эшмәкәрләр алдында "КАМАЗ" ААҖ генераль директорының сатып алулар буенча урынбасары Равил Ибраһимов чыгыш ясады.
Очрашу түгәрәк өстәл артында дәвам итте. Шулай, җиде түгәрәк өстәл оештырылды, анда эшмәкәрләр билгеле бер предприятиенең тәэмин итүчесе булу мөмкинлеге турында белделәр.
Мәйданчыкта Яр Чаллы эшмәкәрләре эре компанияләр вәкилләре белән шәхсән очрашып, аларга үз продукцияләрен яки хезмәт күрсәтүләрен тәкъдим итә алдылар.
Чара импортны алмаштыру программасын үстерү һәм Татарстан Республикасы предприятиеләрен кирәкле эшләнмәләр һәм комплектлау җиһазлары белән тәэмин итү кысаларында Татарстан Республикасының Машина төзелеше кластеры һәм Яр Чаллы шәһәре Сәүдә-сәнәгать палатасы тарафыннан оештырылды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 14 апрель 2022, 14:05