Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Асия Латыйп кызы Сафина 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән юбилярны Комсомол районы хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидәрис Хәбибуллин котлады.
Асия Латыйп кызы ТАССРның Минзәлә районы Югары Тәкермән авылында туа. Урта мәктәпнең җиде сыйныфын тәмамлый. Педагогика училищесына укырга керә, аннары бухгалтерлар курслары уза. Сугыш елларында Минзәлә районының «Сталь» колхозының авыл советы рәисе булып эшли. Асия Латыйп кызы гаиләсе белән 1959 елда Яр Чаллыга күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы ул сөт заводында склад мөдире булып эшли. Ире белән дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр, биш оныгы һәм сигез оныкчыгы бар.
Асия Латыйп кызы – тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 13 апрель 2022, 13:18