Бүген Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Валентина Петровна Володина үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Валентина Петровна 1932 елның 15 апрелендә Саратов өлкәсенең Турки районы Турки бистәсендә эшче гаиләдә туа. Әтисе 1942 елда фронтта үлә. Белеме – урта техник, хисапчы. Сугыш вакытында колхозда эшли. Валентина Петровна башта курслар, аннары техникум тәмамлый. Нефть эшкәртү заводында баш хисапчы булып эшли. Пенсиягә двигательләр заводыннан чыга, өлкән мастер булып эшли.
Бүген ветеранны биш оныгы һәм сигез оныкчыгы сөендерә. «1941-1945 елларда фидакарь хезмәте өчен», «Хезмәт ветераны» медальләре белән бүләкләнгән.
Юбилярны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Автозавод районы хакимияте башлыгы урынбасары Елена Әлмөхәммәтова котлады. Котлауларга «Надежда» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Венера Наумкина да кушылды.
Автозавод районында яшәүче тагын бер Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Мария Ивановна Еловская 90 яшьлек юбилеен билгели.
Мария Ивановна Татарстанның Питрәч районы Елагино авылында күп балалы гаиләдә туа. Кечкенә Мария мәктәпкә йөрмәгән, әти-әнисе гади крестьяннар булган. 10 яшеннән колхозда эшли. Туган авылы басуында эшли.
1968 елда гаиләсе белән Яр Чаллыга күчеп килә. Лаеклы ялга двигательләр заводыннан чыккан. Бүген ветеранның алты оныгы һәм 10 оныкчыгы бар.
«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медальләре, юбилей медальләре бар.
Юбилярны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Автозавод районы хакимияте башлыгы урынбасары Елена Әлмөхәммәтова котлады. Котлауларга «48 комплекс» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Валентина Марова да кушылды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 13 апрель 2022, 10:45