Сишәмбе, 8 июль 2025 / рус тат / обычная версия

5 комплекс территориясендә (5/01 һәм 5/05) Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов, Үзәк районы хакимияте вәкилләре, 5 комплекс активистлары һәм инициативалы кешеләр очрашуы узды.

Диалогка «Безнең ишегалды» республика программасын тормышка ашыруда катнашучы «Электротехнилар» идарәче компания вәкилләре, проектлаучылар һәм юл эшләре буенча подрядчылар чакырылган иде.

Биредә яшәүчеләр проект карарлары белән таныштылар, программа принциплары, эшләрнең чиратлылыгы һәм программа кысаларында урнаштырылачак җиһазларның төрләре турында белделәр.

«Безнең ишегалды» программасын тормышка ашыруның барлык этапларында яшәүчеләрнең мәнфәгатьләре исәпкә алына.

Сишәмбе, 12 апрель 2022, 15:23