Дүшәмбе, 7 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

19 апрельдә 16:00 сәгатьтә картиналар галереясендә 1 нче балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Рият Мөхәммәтдиновның «Хөррият» исемле шәхси юбилей күргәзмәсе ачылачак.

1 нче балалар сәнгать мәктәбендә педагогик эш белән беррәттән, Рият Заһретдин улы иҗат эшчәнлегенә дә зур игътибар бирә, танылган Яр Чаллы шәһәре һәм Татарстан Республикасы рәссамнарының берсе булып тора.

Рият Мөхәммәтдинов әсәрләрендә милли тема – йөрәк тирәнлегеннән килә торган, гасырлар буена татар халкы тормышында булган кыйммәтләрне, гореф-гадәтләрне, йолаларны гәүдәләндерү теләге.

Рәссамның аерым бер үзенчәлеге – пастель техникасында уникаль автор стиле һәм теманы чишүгә кабатланмас композицион якын килү. Рәссамның иҗаты – милли сәнгать традицияләрен дөньякүләм сәнгать мәдәнияте тәҗрибәсе белән тоташтыручы стиль.

Рәссам 100дән артык әсәр иҗат иткән. Ул – 150дән артык әһәмиятле күргәзмәләрдә катнашучы, иҗади эшләре 41 каталогта бастырылган.

Дүшәмбе, 11 апрель 2022, 11:19