Шәһәрнең үзәкләштерелгән китапханәләр системасы Тоталь диктантта катнашучыларны икенче тапкыр кабул итте. «Тоталь диктант» акциясе Шәһәр үзәк китапханәсе мәйданчыгында үткәрелде. Китапханә системасы хезмәткәрләре белән бергә диктантны дистәләгән шәһәрдәшебез дә яздылар. 50дән артык кеше Россия дәүләт теле буенча белемнәрен тикшерде. Белем бирү акциясенең иң өлкән катнашучысы – Ваганова Людмила Васильевна.
Бу юлы диктант авторы – язучы, «Зур китап» премиясе лауреаты Марина Степнова. Ул Тоталь диктант өчен «Девятисотый» дип атала торган текст язган. Безнең сәгать зонасында без аның өченче өлешен яздык, ул «Гроза» дип атала.
Диктант текстын акциядә катнашучыларга Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Гайнуллина Венера Марсил кызы укыды.
Чаллылылар биремне ни дәрәҗәдә яхшы үтәүләрен берничә атнадан соң белә алачак.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Якшәмбе, 10 апрель 2022, 15:20