Дүшәмбе, 7 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

11 апрельдә илебез Халыкара фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көнен билгеләп үтә.  Яр Чаллының Комсомол районында тугыз тоткын – Бөек Ватан сугышы ветераны яши.

Истәлекле дата алдыннан ТР Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов һәм Комсомол районы хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидәрис Хәбибуллин кече яшьтәге тоткыннар җәмгыяте рәисе Борис Петрович Кудряшовка истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Борис Петрович Ганновер шәһәрендә туган. 1942 елда Борис Петровичның әнисен шунда тоткынга җибәргәннәр. Фашист концлагереннән 1945 елның апрелендә азат ителә. 1947 елда гаилә Чаллы районының Борды авылына күчеп килә. 1964 елдан  Совет Армиясе сафларына алына. 1964-1971 елларда Легница шәһәрендә хезмәт итә. 1971 елда Яр Чаллыга күченә, «Камгэсэнергострой» бүлекчәләрендә рәссам-оформитель булып эшли. 2005 елда лаеклы ялга чыга. Хезмәт стажы 42 ел тәшкил итә.

2008 елдан башлап актив иҗтимагый эш алып бара, концлагерьларның кече яшьтәге тоткыннары җәмгыяте рәисе булып тора. Яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирүдә һәм өлкән буын кешеләрен шәһәр һәм районның актив тормышына җәлеп итүдә катнаша.

Бүләкләре: «Фидакарь хезмәте өчен», «Хезмәт ветераны» медальләре, юбилей медальләре, күп тапкырлар предприятие исеменнән Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.

Җомга, 8 апрель 2022, 16:06