Дүшәмбе, 7 июль 2025 / рус тат / обычная версия

Бүген, 8 апрельдә,  «Жемчужина» шифаханәсендә һәм «Камазжилбыт» кунакханәсендә Мариупольдән күченеп китәргә мәҗбүр булган кешеләр өчен махсуслаштырылган вакантлы эш урыннары ярминкәсе оештырылды.

Эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре алдан һәр кеше белән әңгәмә кордылар, нәрсә белән шөгыльләнергә теләгәннәрен, элек нинди һөнәр буенча эшләгәннәрен сораштылар.  Ярминкәдә катнашу өчен күченүчеләрнең теләкләренә һәм күнекмәләренә туры килгән эш урыннары тәкъдим итүче предприятиеләр чакырылган иде.

23 эш бирүче, шул исәптән 11 "КАМАЗ", "Хайер Индастри Рус", Сатурн, "ТАТПРОФ", «Домкор Индустрия», «СпецОдежда-НЧ» бүлекчәләре 25 мең сумнан алып 65 мең сумга кадәр хезмәт хакы белән 1187 вакансия тәкъдим итте: слесарь-ремонтчы, җыю эшләре слесаре, автомобиль йөртүче, кладовщик, диспетчер, төрле эшче, эретеп ябыштыручы һәм башкалар.

Вакансияләр ярминкәсендә 109 кеше булды. Һәр эш эзләүче анкета тутырды һәм эшкә урнашырга әзер.

Эш бирүчеләр эш белән генә чикләнмичә, туклану һәм торак өчен компенсация дә тәкъдим иткән. «КАМАЗ» үз предприятиеләренә экскурсия оештырырга планлаштыра.

Эш белән тәэмин итү үзәге һәр көнне, барлык теләүчеләр эш урыны белән тәэмин ителгәнчегә кадәр, эш бирүчеләр белән очрашу уздырырга планлаштыра.

Җомга, 8 апрель 2022, 15:56