Дүшәмбе, 7 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Хәзерге вакытта Яр Чаллыда эшсезләр сыйфатында 1 127 кеше теркәлгән. Ел башыннан 678 кеше эшкә урнаштырылган. «Рәсәй эше» кадрлар үзәге чаллылыларга 5 452 вакансия тәкъдим итә. Шәһәрнең 1 538 предприятиесе «Россиядә эш» порталында теркәлгән.

Хәзерге вакытта хезмәт базарында киеренкелекне киметү өчен РФ Хөкүмәтенең 2022 елның 16 мартындагы 376 номерлы карары кабул ителде. Аның нигезендә, тулы булмаган эш көне һәм тулы булмаган эш атнасын керткән, түләүсез отпускларга җибәргән һәм штат санын кыскарткан предприятиеләргә финанс ярдәме күрсәтеләчәк.

Шулай итеп, предприятиеләр үз хезмәткәрләрен вакытлы эшләргә җибәрә ала. Алар «Рәсәй эше» кадрлар үзәгенә мөрәҗәгать итә һәм башка оешмага вакытлыча эш белән тәэмин итүгә, яки минималь хезмәт хакы күләмендә түләү белән иҗтимагый эшләргә юллама ала алалар.

Дүшәмбе, 4 апрель 2022, 10:01