Язгы ташуның мөмкин булган нәтиҗәләрен кисәтү һәм бетерү буенча әзерлек барышы турында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев сөйләде.
Гадәттәгечә язгы ташуны көйләүдә катнашучы гидротехник корылмалар зур игътибарга ия. Торак-коммуналь комплекс предприятиеләрендә су чыгару техникасының һәм җайланмаларның өзлексез эшкә әзерлеге тикшерелде һәм анализ ясалды.
Язгы ташу аркасында барлыкка килгән мөмкин булган хәлләрне бетерү өчен, торак фондта, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлекчәләрендә өстәмә көчләр һәм чаралар әзерләнгән: 149 берәмлек инженер һәм махсус техника, шуларның 89ы – дренажлы насослар, 11е – ләмнән чистарту насослары, 16сы – мотопомп, 10сы – трактор насослары, 17 се –«Гном» насослы АНРВ махсус машиналар, 6сы – суыргыч насослар.
Балыкчылар белән эш аерым контрольдә. Янгын сүндерү-коткару бүлекчәләре, җәмәгать тәртибен саклау буенча муниципаль хезмәткәрләр һәм ГИМС тарафыннан боз асты балык тоту зоналарын ябу тәэмин ителгән.
Шәһәр чикләрендә Кама, Мәләкәс, Шилнә һәм Чаллы елгалары, балыкчылар күпләп бозга чыга торган сигез урын, дүрт җәяүлеләр кичүе һәм автотранспорт съездының ике урыны – югары куркынычлы урыннар булып тора һәм даими контроль таләп итә.
"Бүгенге көндәге һава торышы шартларында боз катламының интенсив эрүе күзәтелә, боз калынлыгы 26-34 см тәшкил итә, боз структурасы төрле, боз капламы булмаган урыннар да бар. Түбән Кама сусаклагычының Кама елгасындагы Түбән бьефта ачык су участоклары бар", - диде Илья Зуев.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 21 март 2022, 09:19