Мы в социальных сетях

Бүген шахмат-шашка клубында Яр Чаллы шәһәренең сәламәтлек саклау оешмалары хезмәткәрләре арасында шахмат буенча турнир узды. Спорт чарасы «Сәламәтлек – 2022» Спартакиадасы кысаларында оештырылды. Вакыйгаларны алдан күзаллый һәм фаразлый белү, мөмкин булган барлык вариантларны һәм уңай нәтиҗәләрне исәпләргә омтылу – медикларга да, шахматчыларга да хас төп күнекмәләр.  

Уенчыларга көч бирергә җанатарлар һәм интеллектуаль уен яратучылар килде. Катнашучыларны ярышларның баш хөкемдары Константин Деняпкин сәламләде. Ярышлар Швейцария системасы буенча ике этапта үткәрелде: сайлап алу турнирлары һәм финал. Көрәш нәтиҗәсендә җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде:

1 урында – Фәрит Дәүләтшин (2 нче стоматология поликлиникасы);

2 урында – Одилжон Хамбрабаев (7 нче шәһәр поликлиникасы);

3 урында – Михаил Андреев (4 нче шәһәр поликлиникасы).

Хатын-кызлар арасында:

1 урында – Рәсилә Стрельникова (4 нче шәһәр поликлиникасы);

2 урында – Айсылу Фаляхова (Йогышлы авырулар хастаханәсе);

3 урында – Светлана Панина (Кама балалар медицина үзәге).

Җиңүчеләр һәм призерлар мактау грамоталары һәм истәлекле призлар белән бүләкләнде. 

Җомга, 18 февраль 2022, 17:02