Дүшәмбе, 7 июль 2025 / рус тат / обычная версия

Мэриядә Яр Чаллы шәһәренең гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү мәсьәләләре буенча Россия Гадәттән Тыш Хәлләр Системасы территориаль системасының 2021 елдагы эшенә йомгак ясау һәм 2022 елга бурычлар кую буенча киңәшмә узды.

Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов рәислегендә узган чарада предприятие җитәкчеләре, гражданнар оборонасы хезмәтләре, гражданнар оборонасы штаблары һәм шәһәрнең учреждениеләре башлыклары катнашты.

Утырышны башлаганда Фәрид Салахов узган елның пандемия шартларында узганын, шуңа күрә барлык уй-ниятләрне дә тормышка ашырып булмаганын билгеләп үтте. Тулаем алганда, оператив вәзгыять кайбер киеренке элементлар белән, тотрыклы характерланды. 2021 елда сигезенче чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар вакытында куркынычсызлыкны тәэмин итү, 48/20 күпфатирлы торак йортта шартлау нәтиҗәләрен бетерү мәсьәләләре аерым игътибарны таләп итте.  

«2021 елның язгы-җәйге янгын куркынычы чоры бик авыр булды. Эссе һава торышы, явым-төшем булмау, үлән һәм чүп-чар януы – зур янгыннарны булдырмауга барлык көчләрне һәм чараларны мобилизацияләүне таләп итте. 2021 елда муниципаль берәмлекнең Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте Башкарма комитет бинасының ремонтланган бүлмәләренә урнашты. Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенә тәүлегенә 1500гә кадәр шалтырату һәм 200гә якын хәбәр килә. Һәр очрак – кемнеңдер гомере яки сәламәтлеге. Барлык мөрәҗәгатьләрне дә сыйфатлы һәм оператив рәвештә башкарып чыгу бик мөһим», - диде ул һәм чыгыш ясау өчен сүзне Яр Чаллы шәһәре буенча ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсе башлыгы Рафаил Зыятдиновка бирде.

Ул искәрткәнчә, быел илкүләм гражданнар оборонасы системасы 90-еллык юбилеен бәйрәм итә. 1932 елның 4 октябрендә СССР Халык Комиссарлары Советы карары белән «СССР территориясен һава һөҗүменнән саклау турында нигезләмә»се раслана. Нәкъ менә шул вакыттан илнең гражданнар оборонасы системасын булдыру башлана да инде. 1961 елда Һава һөҗүменнән җирле оборона  СССР Гражданнар оборонасына әверелә.

«Бүген гражданнар оборонасы – кешеләрнең тормыш эшчәнлеге иминлеген тәэмин итү өлкәсендә дәүләткә йөкләнгән барлык төп бурычларны тормышка ашыруның мөһим механизмы. Килеп чыккан куркынычларга һәм янауларга тиз арада җавап бирү өчен, гражданнар оборонасы даими камилләшә бара, халыкны яклау буенча яңа чаралар кертелә.

Шәһәрдә координацион органның – гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең эше тиешле дәрәҗәдә җайга салынган. Ел дәвамында комиссия 25 карар кабул итте. Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр өлкәсендә шәһәр территориясендә түбәндәге чаралар оештырылды һәм тормышка ашырылды: муниципаль һәм объект дәрәҗәсендәге 138 өйрәнүләр планлаштырылган һәм үткәрелгән; ел дәвамында гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-методик үзәгендә 149 кеше укыган.

Ясалма оператив-тактик хәл фонында махсус өйрәнүләр үткәрү барышында шәһәрнең гражданнар оборонасы коткару хезмәтләренең билгеләнештәге бурычларын үтәүгә әзерлеген тикшерү үткәрелде.

2021 елда гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләрдән саклау өлкәсендә шәһәр халкының барлык төркемнәрен әзерләү буенча эшне оештыруны, барышын һәм нәтиҗәләрен анализлау әлеге өлкәдәге бурычлар тулы күләмдә үтәлгәнлеген күрсәтте», - диде Рафаил Зыятдинов.

Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Яр Чаллы шәһәре буенча идарәсе алга таба да гражданнар оборонасы өлкәсендәге мәсьәләләрне лаеклы хәл итүдә һәм гражданнарыбызның табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән куркынычсызлыгын тәэмин итүдә бөтен көчләрен куячак дип ышандырды.

Чара ахырында ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырылды.

Җомга, 18 февраль 2022, 08:33