Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда Бөек Ватан сугышы ветераны Раиса Яковлевна Зиновьева 95 яшьлек юбилеен, Нурхәния Нурмөхәммәт кызы Гайнетдинова, Фәһимә Афзалетдин кызы Низамова һәм Мөнирә Сабирҗан кызы Сафиуллина 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтәләр. Алар Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, район хакимияте исеменнән котлаулар кабул иттеләр.

Раиса Яковлевна Зиновьева Пенза өлкәсенең Олы Вьяс авылында туа. Урта мәктәпнең җиде сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында басуларда хезмәт куя. 1956 елда кияүгә чыга, гаиләдә ике бала туа. 1977 елда Зиновьевлар гаиләсе Яр Чаллыга күчеп килә. Раиса Яковлевна озак еллар универсамда эшләп лаеклы ялга чыга. Юбилярның өч оныгы һәм өч оныкчыгы бар. Ветеран «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәте өчен» медале, «Хезмәт ветераны» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Нурхәния Нурмөхәммәт кызы Татарстан Республикасының Тукай районы Суык-Су авылында туа. Урта мәктәпнең бишенче сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында колхозда авыл хуҗалыгы эшләрендә эшли. Туган авылы колхозында төрле эшләрдә хезмәт куеп, лаеклы ялга чыга.  1974 елда гаилә Яр Чаллыга күчеп килә. Нурхәния Нурмөхәммәт кызы «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәте өчен» медале, «Хезмәт ветераны» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.  

Фәһимә Афзалетдин кызы Низамова тумышы белән Азнакай районының Мәсгут авылыннан. Бөек Ватан сугышы елларында туган авылы колхозында эшли. Сугыштан соң һәм лаеклы ялга чыкканчыга кадәр Әлмәт шәһәренең "Елховнефть" нефть - газ чыгару идарәсендә оператор булып эшли. 2000 елда гаиләсе белән Яр Чаллыга даими яшәү урынына күчеп килә. Фәһимә Афзалетдин кызы ике бала тәрбияләп үстергән, өч оныгы һәм дүрт оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.  

Мөнирә Сабирҗан кызы Сафиуллина Арча районының Югары Бирәзә авылында туа. Бөек Ватан сугышы елларында туган авылында колхозда эшли. 1980 елда гаиләсе белән Яр Чаллыга күченә, лаеклы ялга чыкканчы "КАМАЗ" ААҖдә түбә ябучы булып эшли. Юбилярның бер кызы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Котлауларга «Ремжилстрой» идарәче компаниясе вәкилләре, шулай ук ТИҮ рәисләре кушылды. 

Дүшәмбе, 31 гыйнвар 2022, 14:08