Якшәмбе, 6 июль 2025 / рус тат / обычная версия

«Нур» яшьләр үзәгендә «Сәламәт принцип 4.0» профилактик чаралар комплексы» проекты кысаларында «Сәламәт марафон»ның дүртенче этап җиңүчеләрен бүләкләделәр. Катнашучыларга үзләренең уку йортлары территорияләрендә яки шәһәрнең җәмәгать киңлекләрендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы чара үткәрергә кирәк иде. Чара массакүләм иртәнге зарядка, бию мастер-классы, йөгереш, спорт уеннары, белешмә битләре тарату форматында уза алды.

Нәтиҗәдә, КНИТУ-КАИның Яр Чаллы филиалы «Алексей» Иҗат берләшмәсе командасы җиңүче булды.

Яр Чаллы медицина көллиятенең «Кояш» волонтерлар отряды командасына икенче дәрәҗә диплом һәм бүләкләр тапшырылды; өченче урында – Яр Чаллы педагогика көллиятенең Baby Sharks командасы.

Җомга, 31 декабрь 2021, 15:29