Якшәмбе, 6 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Район хакимиятенең актлар залында хезмәт күрсәтүче һәм сәнәгать предприятиеләре, мәгариф учреждениеләре, идарәче компанияләр вәкилләре, районның ТИҮ рәисләре катнашында тантаналы чара узды.

Хакимият башлыгы вазифаларын башкаручы Фидәрис Хәбибуллин район территориясен төзекләндерү программаларын тормышка ашыруда зур ярдәм күрсәткән предприятиеләрне билгеләп үтте, торак фондны карап тоту буенча махсуслаштырылган предприятиеләргә һәм мәгариф учреждениеләре коллективларына нәтиҗәле эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерде.

Район территориясендә Яңа ел мәйданчыкларын әзерләү нәтиҗәләре буенча Сидоровка паркында һәм Замелекесьеда Яңа ел чыршыларын бизәгән өчен «Профит» компанияләр төркеменең коллективы, Бумажниклар микрорайонында Яңа ел чыршысын бизәгән өчен – «Челтәр компаниясе» Яр Чаллы электр челтәрләре филиалы коллективы, «Энергетик» мәдәният йорты каршындагы мәйданда яңа чыршыны урнаштырган өчен Шәһәр Советы депутаты Ленар Сәлаховка рәхмәт хатлары тапшырылды.

Шулай ук район конкурслары нәтиҗәләре буенча идарәче компанияләр, предприятиеләр һәм мәгариф учреждениеләре бүләкләнде. 

Җомга, 31 декабрь 2021, 15:18