Якшәмбе, 6 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яңа ел алдыннан 7 нче шәһәр поликлиникасының баш табибы Александр Попов Балалар йортында тәрбияләнүче сабыйлар янына килде. Бу 1 яшьтән 4 яшькә кадәрге балалар.

7 нче поликлиниканың баш табибы белән бергә балалар янына Кыш бабай да килде. Балалар йортында тәрбияләнүчеләр кунакларны шатланып каршы алды. Балалар Кыш Бабайга шигырьләр сөйләделәр, чыршы янында кунаклар һәм тәрбиячеләр белән әйлән-бәйлән уйнадылар.  

«Безнең балаларга, сабыйларга, иминлек, матурлык, күп-күп елмаюлар, сәламәтлек, наз һәм мәхәббәт телим. Якынлашып килүче Яңа ел белән!» - дип котлады балаларны Александр Попов һәм балаларга бүләкләр тапшырды. 

Пәнҗешәмбе, 30 декабрь 2021, 11:29