Шәһәр мэры Наил Мәһдиев яшь чаллылылар белән аларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлау һәм бүләкләр тапшыру өчен очрашты. Залда дүрт бала – Камил Петров, Алмаз Латыйпов, Вәсилә Хәнифуллина, Арина Мансурова.
Исегезгә төшерәбез, мэр Яңа ел хәйрия проекты кысаларында «Теләкләр чыршысы»ннан кыз теләге язылган шарны салдырды. Арина күптәннән тимераяклар турында хыялланган икән, ул бишлегә генә укый, өстәвенә балалар театр сәнгате мәктәбендә шөгыльләнә.

Палатка турында хыялланган Алмаз теләгенең тормышка ашуына сөенде.
Вәсилә РФ Президентының Идел буе федераль округы буенча вәкаләтле вәкиле Игорь Комаровтан бүләк алды. Кыз беренче сыйныфтан ук сәнгать мәктәбенә йөри, күпсанлы конкурсларда катнаша һәм үз грамоталары белән күләмле портфолиога ия.
«Яңа ел – үзенчәлекле, игелекле, гаилә бәйрәме, – дип балаларга мөрәҗәгать итте Наил Мәһдиев. – Сез барыгыз да Кыш Бабайга теләкләрегезне җиткердегез, һәм без, өлкәннәр, беразга гына булса да тылсымчы булып, могҗизалар ясарга теләр идек. Бүген Яңа ел алдыннан шундый тылсымлы вакыт – хыяллар чынга аша. Сезнең барыгызның да мәктәптә, сәнгатьтә уңышларыгыз бар. Афәрин!»
«Камил, – дип мөрәҗәгать итте шәһәр хакиме малайга. - Син чын танкта йөрдең. Республика Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов сине бәйрәм белән котлады. Синең хыялың тормышка аштымы?».
«Әйе, миңа барысы да бик ошады», – дип җавап кайтарды малай.
Шәһәр мэры яшь чаллылыларга бүләкләр тапшырды һәм спорт, иҗат белән шөгыльләнүләрен дәвам итәргә, шулай ук укуларында уңышлар теләде.
Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов та кичә үз бүләген тапшырды – шарда кечкенә малайның яңа елга бүләк буларак велосипед алырга теләге язылган иде.
Фәрид Салахов хыялны чынга ашырды һәм өченче сыйныф укучысы Артем Казарновка яшүсмерләр велосипедын бүләк итте. Башкарма комитет җитәкчесе малайга барлык башлангычларында да уңышлар, шулай ук өченче сыйныфны яхшы билгеләргә тәмамлавын теләде.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 30 декабрь 2021, 09:57