Якшәмбе, 6 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллының "Содействие" үзәге белгечләре тәрбиягә бала алган гаиләләрдәге балалар өчен Яңа ел бәйрәме оештырдылар. Матур костюмнар, профессиональ артистлар балаларны кызыклы программа белән сөендерделәр. Балалар уеннарда һәм конкурсларда бик теләп катнаштылар, шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, биеделәр.

Кыш Бабай һәм күңелле тамашаның башка әкият персонажлары белән бергә чыршы утларын кабыздылар. Бәйрәм ахырында һәр балага Кыш Бабайдан исемле хатлар һәм татлы бүләкләр тапшырылды, шулай ук истәлеккә фотога төшү оештырылды.

Сишәмбе, 28 декабрь 2021, 12:11