Яр Чаллының 86 нчы «Өмет» интернат-мәктәбендә сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа ел бәйрәме үткәрелде. Яшь чаллылыларны Шәһәр Советы депутаты Илнур Исмәгыйлев сәламләде.
Мәктәп хезмәткәрләре депутатка массакүләм спорт чараларын уздыруда даими нәтиҗәле хезмәттәшлек итүе һәм спорт инвентаре сатып алуы өчен рәхмәтләрен белдерделәр. Илнур Исмәгыйлев, үз чиратында, мәктәп-интернат хезмәткәрләренә балаларның тормыш сыйфатын яхшыртуга зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәтен белдерде һәм алга таба да мәктәпкә ярдәм күрсәтәчәген җиткерде.
Барлык 98 балага да депутаттан Яңа ел бүләкләре тапшырылды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 28 декабрь 2021, 11:52