31 декабрьдә 19:00 сәгатьтән 23:30га кадәр түбәндәге участокларда транспорт чаралары хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк:
1) Хәсән Туфан проспекты буенча «Энтузиастлар бульвары» җәмәгать транспорты тукталышыннан Сөембикә проспектына кадәр ике юнәлештә дә;
2) Сөембикә проспекты буенча Рәис Беляев проспектыннан Хәсән Туфан проспектына кадәр ике юнәлештә дә;
3) Хәсән Туфан проспекты һәм Камаз-мастер командасы урамы киселешендә.
Билгеләп үтик, чикләүләр җәмәгать транспортына кагылмый. Яңа ел төнендә автобуслар һәм трамвайлар шәһәр маршрутлары буенча 2:00 сәгатькә кадәр йөриячәк.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 31 декабрь 2021, 15:43