Пәнҗешәмбе, 15 май 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бөек Ватан сугышы ветераны, Автозавод районында яшәүче Иван Николаевич Канидиев бер гасырлык юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте.

Иван Николаевич 1921 елның 21 декабрендә Татарстан АССРның Чаллы районы Зирекле авылында туган. Суыксу авылы мәктәбенең җиде сыйныфын тәмамлаган. Гаиләләре зур булган, шуңа иртәрәк эшли башларга туры килгән. Ул баш агроном ярдәмчесе булып эшләгән. Элиталы сортлы орлыклар үстергәннәр.

Совет Армиясе сафларына 1940 елда алынган. Хезмәтен артиллерия полкында Баку шәһәрендә башлаган. 1941 елның апрелендә Ленинградка күчергәннәр. Сугыш башлангач Ладогага җибәргәннәр. 181 нче укчы полкында хезмәт иткән. Немец авиациясе гамәлләрен күзәткәннәр һәм җитәкчелекләренә якынаю һәм һөҗүм турында мәгълүматлар тапшырганнар. 1943 елда беренче тапкыр яраланган: немецларга һөҗүм ясаганда, миналы басуга эләгә, яралы солдатны самолет белән Ленинградка госпитальгә озатканнар. Дәваланганнан соң яңадан фронтка киткән. Соңрак атыш астына эләгеп, икенче тапкыр җәрәхәт алган. Бу юлы аның кулын пуля яралаган. Сугышчыны Ленинградка, аннары Пермь краеның Березники шәһәренә озатканнар. Госпитальләрдә табиблар Иван Николаевичның кулын саклап кала алганнар. Госпитальдә 1945 елның сентябренә кадәр дәваланган, шуннан Казанга җибәрелгән.  

Туган ягына кайткач, Зөя авыл хуҗалыгы техникумын агроном белгечлеге буенча тәмамлаган. Зәй районының орлыкчылык хуҗалыкларында эшләгән. 1959 елдан Чаллы районының Иштирәк авылында хезмәт куйган.

1970 елда КамГЭСэнергостройның СУМ-3 оешмасына эшкә урнашкан һәм 1986 елга кадәр кран хуҗалыгын тәэмин итү белән шөгыльләнгән.

Иван Николаевичны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Автозавод районы хакимияте башлыгы Винер Харисов котлады. Юбиляр адресына Ветераннар советы һәм территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе исеменнән котлаулар яңгырады.  

49 нчы мәктәп кадетлары Бөек Ватан сугышы ветеранын өй тәрәзәләре янына килеп котладылар.

Видео-котлауны Вконтакте төркемендә карап була.

Сишәмбе, 21 декабрь 2021, 13:29