Дүшәмбе, 7 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәрендә яшәүчеләр «Ингосстрах» экспертларыннан һәм РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты тарафыннан үткәрелгән ике айлык россиялеләрнең иҗтимагый фикерен тикшерүдә катнаштылар.

Тикшеренү 2021 елның сентябрь-октябрь айларында 250 меңнән артык кеше яшәгән шәһәрләрдә үткәрелгән.

Тикшерү барышында респондентлар шәһәрдә һәм якын-тирә территорияләрдә юл полотносы торышына, юл полициясе һәм җәмәгать транспорты эшенә, юл хәрәкәте киеренкелегенә һәм «бөкегә» эләгү ихтималы, юл-транспорт һәлакәтенә эләгү мөмкинлегенә бәя бирделәр.

Грозный, Белгород, Саранск, Якутск, Магнитогорск, Владикавказ, Яр Чаллы, Калуга, Махачкала һәм Нижневартовск шәһәрләрендә юллар торышы һәм юл хуҗалыгы эшенә иң югары бәя бирелде. Смоленск, Рязань, Владивосток, Томск, Кострома, Брянск, Архангельск, Петрозаводск, Санкт-Петербург һәм Ярославльдә юл хуҗалыгы торышын аеруча тискәре бәяләделәр дип хәбәр ителә сайтта.

Җомга, 5 ноябрь 2021, 10:45