Балалар арасында юл-транспорт һәлакәтләрендә имгәнүләрне кисәтү максатыннан юл хәрәкәте иминлеге буенча «Имин тәгәрмәч» шәһәр программасы тормышка ашырыла торган «14 нче балалар-яшүсмерләр үзәге» территориясендә «Автошәһәрчек» төзеләчәк.
Моннан тыш, мәктәпләрдә юл хәрәкәте иминлеге почмаклары яңа форматта оештырылачак.
«Бу - электрон такталар, интерактив такталар, велотренажерлар, виртуаль чынбарлык күзлеге., Экранда чынбарлыкка туры килүче хәлләрне чагылдыручы җайланмалар бар. Балаларга болар кызыклы булырга тиеш», - дип ассызыклады ТР баш дәүләт инспекторы Ленар Габдрахманов.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, юл-транспорт һәлакәтләрендә балаларның имгәнүен кисәтү максатыннан мәктәп укучыларына яктылык кайтаручы элементлар бирелә.
«Һәр яктылык кайтаручы элемент мәктәп укучысына кадәр барып җитәргә тиеш, әгәр эшләми торган элементлар булса, безгә кире элемтә кайтарылырга тиеш, әгәр балалар аларны такмыйлар икән, әйдәгез, алардан баш тартыйк һәм балаларга туры килә торган элементлар ясыйк.
Балаларга аларны йөртү кызыклы булырга тиеш. Бездә яңа эшләнмәләр бар һәм без аларга акча тотачакбыз, һәм аларның эшләү нәтиҗәлелеген аңларбыз. Мәсәлән, беренче сыйныфлар өчен каралган яктылык кайтаручы элементлар өлкән сыйныфлар өчен туры килми», - дип билгеләп үтте Ленар Габдрахманов.
Агымдагы елның 9 ае нәтиҗәләре буенча Яр Чаллыда зыян күрүчеләр белән 355 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, аларда сигез кеше һәлак булган һәм 430 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 29 октябрь 2021, 13:45