Дүшәмбе, 7 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Сарман районы Әлмәт авылында туган Әнәс Мирсәет улы Гайсин 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бөек Ватан сугышы елларында һәм пенсиягә чыкканчы туган авылы колхозында эшли. 1955 елда ветеран өйләнә. 2012 елда гаиләсе белән Яр Чаллыга даими яшәү урынына күчеп килә.

Әнәс Мирсәет улы дүрт бала тәрбияләп үстергән, алты оныгы һәм биш оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Юбиляр РФ Президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Үзәк районы хакимияте башлыгы Искәндәр Галимов исеменнән котлаулар кабул итте. Котлауларга Шәһәр Советы депутаты Лариса Зубрилова, шулай ук «Мәхәллә» идарәче компаниясе вәкилләре дә кушылды. 

Җомга, 15 октябрь 2021, 14:28