Яр Чаллыда, 10 сентябрьдән башлап, көзге агачлар утырту бара. Хәзерге вакытта 6 705 яшел үсенте утыртылган, шуларның 105е - шәһәрнең медицина учреждениеләре территорияләрендә.
Шулай итеп, бишәр чыршы 7 нче шәһәр поликлиникасы, 3 нче шәһәр поликлиникасы һәм 1 нче балалар стоматологиясе поликлиникасы территорияләрен бизәделәр. 2 нче шәһәр хастаханәсе янындагы территориядә 20 агач - чыршы һәм миләш утыртылды. Чәршәмбе көнне уздырылган өмәдә Тукай исемендәге яр буенда Сугыш ветераннары өчен госпитале каршында 70 миләш утыртылды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 8 октябрь 2021, 11:16