Чәршәмбе, 9 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе кысаларында Автозавод районы буенча депутатлар авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдәге балаларга хәйрия ярдәме күрсәтүдә актив катнаштылар. Алар тарафыннан 70тән артык укучыга шактый ярдәм күрсәтелде. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илдар Шамилов, Шәһәр Советы депутатлары: Вадим Матюшин, Сергей Снарский, Виктор Поляков, Жанна Хәлиуллина, Айрат Нәбиев, Алексей Горшков ярдәм күрсәттеләр.

Мәктәпләргә ремонт эшләрендә ТР Дәүләт Советы депутаты Илдар Шамилов (48 нче мәктәп) һәм Шәһәр Советы депутаты Алексей Николаевич Горшков (19 нчы мәктәп, 77 нче гимназия) актив ярдәм күрсәттеләр. Ярдәм суммасы 500 000 сумнан артык тәшкил итте.

Шәһәр яшьләре дә битараф калмады. Шәһәр волонтерлары балаларга хәйрия ярдәме күрсәттеләр,  мәктәп укучылары өчен кирәк-яраклар сатып алдылар.

Акциядә «Строй-Сервис НЧ», «МосВА-К», «Аргамак» СҮ («Карандашлар» бүлеге), «Октябрьское» СҮ, «Лакомка» пекарнясы, «Альфа» компанияләр төркеме, «Пятерочка» кибете актив катнашты. «Челны-Бройлер», Пенсия фонды, Чаллы ТЭЦ, «Ремдизель» заводы, «Домкор», «Кою заводы», «Чаллы җылылык челтәрләре предприятиесе» эшче яшьләр советы һәм Автозавод районының территориаль иҗтимагый үзидарәләре да читтә калмады.

"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" кысаларында Автозавод районында 357 укучыга һәм белем бирү учреждениеләренә уку елына 900 000 сумнан артык ярдәм күрсәтелде.

Җомга, 27 август 2021, 18:19