«Жемчужина» шифаханәсе базасында татар телендә сөйләм телен үстерү буенча «Без – Тукай оныклары» төбәкара профильле сменасының тантаналы ачылышы узды. Сменага Россиянең тугыз регионыннан: Курган, Оренбург, Томск, Ульяновск, Чиләбе өлкәләреннән, Пермь краеннан, Удмуртия Республикасыннан, Башкортостан Республикасыннан һәм Татарстаннан фән олимпиадаларында, интеллектуаль конкурсларда, фестивальләрдә җиңүчеләр һәм призерлар, фәнни-гамәли конференцияләрдә, форумнарда, иҗтимагый проектларда катнашучылар җыелды.
Катнашучыларны Башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин сәламләде.
Смена дәвамында балалар уникаль мәдәни-белем бирү чараларында катнашачак, татар теле, тарихы һәм мәдәнияте буенча белемнәрен камилләштерәчәкләр. Мастер-класслар һәм конкурслар яшьләрне социальләштерүгә, рухи-әхлакый һәм милли яктан тәрбияләүгә ярдәм итәчәк.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 12 август 2021, 13:19