Бөек Ватан сугышы ветераннарын юбилей даталары белән котладылар. Зәмилә Гариф кызы Вәгыйзова һәм Мария Михайловна Опойковага Россия Президенты Владимир Путин һәм Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән бүләкләр һәм котлаулар тапшырдылар.
Зәмилә Гариф кызы Вәгыйзовага 100 яшь тулды. Ул ТАССРның Сарман районы Мортыштамак авылында туа. Урта мәктәпнең биш сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында туган авылында хезмәт куя. 1940 елда кияүгә чыга, ирен фронттан каршы ала, аның белән бергә биш бала тәрбияләп үстерә. Пенсиягә чыкканчы Сарман районының Әхмәт авылында эшли. Хәзер ветеранның 9 оныгы һәм 11 оныкчыгы сөендерә. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медальләре, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
Мария Михайловна Опойковага 90 яшь тулды. Ул Чиләбе өлкәсенең Бреды районында Рымникский казак хуторында Урал казаклары нәселеннән булган гаиләдә туа. Сугыш елларында тылда өлкәннәргә ярдәм итә, шәһәр яны яшелчә хуҗалыгында хезмәт куя. Мәктәпне гел бишлеләргә генә тәмамлап, педагогика училищесына укырга керә. Хәрби хезмәткәргә кияүгә чыга. Бер үк вакытта инженер-техник юнәлеш буенча укый. КАМАЗ, БАМ төзелешендә эшли, Оренбург җирләрен һәм Көньяк Якут күмер кисемен үзләштерә. Өч бала тәрбияләп үстергәннэр.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 4 август 2021, 16:43