Чәршәмбе, 14 май 2025 / рус тат / обычная версия

Бөек Ватан сугышы ветераны Нәкыя Әхмәтбиҗан кызы Газдалиевага 90 яшь тулды. Юбиляр Сарман районы Карашай-Саклау авылында туа. Бөек Ватан сугышы елларында туган авылында колхозда эшли. 1953 елда кияүгә чыга һәм Ивановога күчеп китә, анда стройбазада эшли. 1960 елда гаиләсе белән Әлмәткә күченәләр, пенсиягә чыкканчы почтада эшли. 1989 елда гаиләсе белән Яр Чаллыга даими яшәү урынына күчеп килә. Нәкыя Әхмәтбиҗан кызы өч бала тәрбияләп үстергән, алты оныгы һәм дүрт оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Ветеран РФ Президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Үзәк районы хакимияте башлыгы Искәндәр Галимов исеменнән котлаулар кабул итеп алды. Котлауларга Электротехников идарәче компаниясе генераль директоры урынбасары Вячеслав Карпов, шулай ук ТИҮ рәисе Светлана Исаева да кушылды.

Сишәмбе, 3 август 2021, 13:40