Бүген Башкортстанның Горный Ключ авылында туган һәм бугенге көндә Яр Чаллыда яшәүче Катилай Алексеевна Сарбаева 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
1938 елда кияүгә чыга. Ире фронтка киткән һәм хәбәрсез югалган. Бөек Ватан сугышы елларында туган авылында «Кызыл яр» колхозында эшли. Сугыштан соң Уфага китә, анда лаеклы ялга чыкканчы химия заводында, мебель фабрикасында, шәһәр хастаханәсендә эшли. 1987 елда Яр Чаллы шәһәренә күченеп килә.
Юбиляр «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.
РФ Президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Үзәк район хакимияте башлыгы Искәндәр Галимов исемнәреннән Катилай Алексеевна юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте. Юбилярны Шәһәр Советы депутаты Әхәт Галәүтдинов, Электротехников идарәче компаниясе вәкилләре, шулай ук ТИҮ рәисе Наталья Гордиенко котлады.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 2 август 2021, 16:49