Бу бәйрәмгә багышланган тантаналы чара традиция буенча «Ватан-ана» мемориалы янында узды. Чакырылучылар мемориалга чәчәкләр салдылар, шул рәвешле Ватан алдындагы хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булучыларга, шулай ук армия элитасының чираттагы бәйрәмен күрмичә вафат булганнарга хөрмәт күрсәттеләр.
2 август «канатлы десант» оешкан көн дип санала. Нәкъ менә шул көнне Воронеж өйрәнүләрендә беренче тапкыр 12 десантчы ТБ-3 бомбардировщигыннан парашютларда сикерделәр. Бу маневрлардан соң хәрби экспертлар мондый төр көчләрне кертү кирәклеген аңлады.
ВДВ отрядлары стратегик булып тора. Кагыйдә буларак, алар дошманны һавада колачлыйлар, шулай ук мөһим дәүләт объектларын саклыйлар, басу гамәлләрен һәм дошман тылында аеруча мөһим бурычларны үтиләр.
Яр
Чаллыда катнашучыларны бәйрәм белән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил
Хәлимов, Әфганстандагы сугыш ветераннары оешмасы рәисе, һава-десант гаскәрләре
ветераны Эдуард Фоминых котлады.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 2 август 2021, 16:26