Яр Чаллыда «Имин сыйфатлы юллар» милли проект кысаларында эшләр дәвам итә. Шамил Усманов урамындагы юл участогын төзекләндерү 64%ка башкарылган. Бу хакта иртәнге киңәшмә барышында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр итте.
«Без 1,5 км автомобиль юлын ремонтлыйбыз, 350 парковка урыны урнаштырабыз, 205 яңа юл билгесе, 10 ясалма тигезсезлек һәм 45 тышкы яктырту баганалары урнаштырабыз. Контракт буенча бу эшләрне без 12 октябрьдә төгәлләргә тиеш, әмма бу юл участогын 30 августка, Татарстан Республикасы көненә ремонтлау бурычы куелган», - диде ул.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 2 август 2021, 14:19